Керәшен балалары Төркиядә чыгыш ясый
Хәтер-хатирә

Керәшен балалары Төркиядә чыгыш ясый

2005 елда Мамадыш керәшеннәре Төркиянең Ялова шәһәрендә узган халыкара фестивальдә катнашканнар.

Бу фестивальгә Мамадыш районының Дүсмәт, Җөри, Албай авылларыннан һәм Мамадышның үзеннән балалар барган. Җитәкчеләре Раиса Кибякова, Лилиана Назарова, Роза Галкина булган.

Балалар Төркия халкын керәшен культурасы белән таныштырганнар. Көн саен диярлек, мәктәпләрдә, мәдәният үзәкләрендә керәшен җырулары һәм биюләрен башкарганнар, концертлар куйганнар.

 


Нет комментариев