Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Дәва табылмый торган яралар да бар...

Түбән Кама районының Нариман авылы керәшене Раиса түти Павлова (кыз фамилиясе Настина) турындагы бу язма 1997 елны “Керәшен сүзе” газетасында басылган булган.

Чаң тавышы... Күңелнең әллә кайсы кылларына бәрелеп, җаннарны айкый шул яңгырау. Җаннар айкалганда, йөрәкләрне сызып, кызы Антонина исенә төшә.  Ак бөркәнчеген ябынып табутта ятучы кызы. Аның өзелгән гомерен үз сулышлары белән ялгардай булып бәргәләнгән иде ул чакта Раиса.

Ул елны аны гел бер төш саташтырды... Бакча. Шау чәчәккә күмелгән алмагачлар. Нәкъ уртада үсеп утырган яшь алмагач урталай сынган. Ул аны кулларына алып, “кара, үзе гел чәчәктән генә тора, ә тамры ничек кыска булган”, дип уйлый, имеш. Гел шул төш, шул бер төш. Соңыннан кызының үлүе турындагы хәбәрне ишеткәч, бәгырьне телеп, шул төше исенә төшкән иде. Һай, бер генә мизгелгә кызының тавышын ишетү, елмаюын күрү өчен бар дөньясын, гомерен бирердәй булып иңрәгән чаклары күпме аның?! Ярый әле, төннәр бар. Шул төннәрдәге кыска төшләрендә ул кызын күреп, аның белән сөйләшеп юана...

Кызының әнә шулай вакытсыз китүе аны чиркәүгә китерде дә инде. Бер генә дини бәйрәмдә дә бирегә килми калганы юк аның. Чиркәүләрнең Кама Аланындагысына да, Олы Атыдагысына да ире белән бергәләп кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтергә тырышалар. Балалары да әти-әниләренең бу эшләрен хуплыйлар. Балалар дигәннән, вакытында Раисалар үзләре дә әти-әниләренә тиешле ихтирамны күрсәтергә тырышты бит алар. Ире Афанасий Павлов белән Әлмәт якларында яшәп яткан җирләреннән Түбән Кама районының Нариман авылына кайтып төпләнүләре дә шул ата-баба нигезенә хөрмәт белән караудан, әти-әниләренең сүзен җиргә салмыйк дип уйлаудан булды.

Авылда сигез ел бозау караганнан соң, аны Нариман клубына мөдир итеп күчерделәр. Ул чагында хәзерге кебек клуб тирәсендә эшләү белән генә чикләнү юк иде. Яшьләр өчен һәр кичне клубың да ачык булсын, бер генә бәйрәм дә концертсыз-спектакльсез калмасын. Агитатор эше дә тиешле югарылыкта булсын. Фермада савымчыларның эш күрсәткечләре экраны да һәркөнне яңартылып торсын. Болар өстенә, авыл халкыннан сөт җыеп тапшыру да, гектарлаган чөгендере дә бар әле...

Берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласы белән ул боларның барысына да ничек өлгергән булыр иде. Ярый әле, каенанасы Прасковья аңа киңәшче дә, терәк тә була белде. Клубат эшли башлагач, аны чакырып, Раиса Степановна, Казанга курсларга барырга кирәк, диделәр. Моны ишеткәч, ире эндәшмичәрәк тора иде, каенанасы кистереп әйтте: “Эшең – синең икмәгең, кеше алдында оят килерлек булмасын. Бар, өйрән”. Әнә шулай, каенансы аны үз баласыннан битәр якын күрде.

Күрәсең, балалар да гаиләдәге шушы мөнәсбәтне тоеп, белеп үскәннәрдер. Шуңа да алардан да, тормыштан да канәгать Раиса. Яллар, бәйрәмнәр җитсә, йорт эче Павловлар нәселенең дәвамчылары булган оныклар шау-шуыннан яңгырап тора...

Инде пенсиягә чыккан булса да, клубта эшләгәндәге гадәте һаман да дәвам итә. Елның-елында диярлек Нариман Сабантуйларында ул төрле уеннар оештыра... Соңгы елларда авылда билгеләп үтелә башлаган Май чабу бәйрәмен уздыруда да уллары ярдәм итә.

Тик әнә шул бәйрәмнәрдә  төпчекләре, егерме яшендә дөнья куйган Антонинаның юклыгы гына үзәкләрне өзә. “Яраларга вакыт дәва”, диләр. Тик дәва табылмый торган яралар да бар икән. Шуңа күрә дә чаң тавышлары яңгыраган саен, күз алдында – ак бөркәнчек япкан кызының җансыз гәүдәсе һәм бакчадагы кәүсәсе урталай сынган шау чәчәк алмагач...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев