Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Карендәшебез Фаяның сәер төше чынга туры килгән

Төшләрегез юраганга юш килгәне бармы? Сездән фикерләр көтәбез.

Элек-электән үк халык төш юрарга яраткан. Араларында махсус төш юраучылар да булган. Төш юрап без дөрес эшлибезме? Хәзерге вакытта төш юрау китаплары, интернетта төш юрау сайтлары да шактый. Анда язылганнарга ышанырга, аларга таянып төш юрарга буламы, сез ничек уйлыйсыз, карендәшләр? Төшләрегез юраганга юш килгәне бармы?

Бүгенге язмабызның герое Фая Сергеева сөйләгәннәрдән чыгып, төшнең  гомер буена бер хатирә булып истә калырлык, чынлыкка туры килүе дә мөмкин икәнлегенә ышанып куйдык.

 – Инде ул төшне күргәнемә 30 еллап вакыт үтсә дә, онытылмый, бүгенгедәй барысы да күз алдымда – дип башлады ул сүзен  – егетем белән бер ел тирәсе очрашып йөрдек, мин унынчы класс укучысы, ә ул техникумда укый. Күрше авылныкы гына булганга, бер-беребезнең гаиләләрен дә, тормышларны да әйбәт беләбез. Яшь, оялчан чаклар, әти-әни дә кирәгенчә кырыслыгын күрсәтә, шуңа, атнага берничә тапкыр гына, берәр сәгатькә генә күрешергә җаен таба идек. Ә ярату өчен аның шунысы да бик җиткән. Яраттык без – ул мине, мин аны! Хәрби хезмәткә чакыру килгәч тә, күңелсезләнеп, “көтәрмен, исән-имин кайт кына” дип, озатып калдым. Ә инде аннан килгән җылы итеп язылган хатлар турында сөйләп тә торасы юк! Бер зур өем булды алар.

Инде кайтыр вакыты җитеп килә, санаулы көннәр калып бара, йөрәк урыныннан кубар булып, сөйгәнем белән очрашу мизгелләрен көтәм. Шундый төннәрнең берсендә иртән уянып киттем дә, төшемдә күргән нәрсәләрне уйлап ятам. Минем сөйгәнем – Иван эткә әйләнгән имеш. Җитмәсә, бауга бәйләнгән бу аклы-сарылы эт, еламсырап миңа ялвара: “Калдырма, зинһар мине!” Нәрсәгә дә юрарга белмәдем бу төшне.  Бәйрәм иде, кичен клубка чыктык, биедек, уйнадык. Кайтырга чыккач, авылдаш егетем өйгә кадәр озата килде. Аның: “Ишеттеңме әле, Иванны утыртканнар бит”, – дигән сүзләреннән, башым әйләнеп китте. “Ничек, кая утыртканнар?”, дидем гаҗәпләнеп. “Ничек икәнлеген белмим, әмма төрмәгә эләккәнен генә сөйләделәр” диде ул.  Икенче көнне әтием белән Иванның туган йортына хәл белешергә киттек. Барысы да дөрес икән шул... “Менә сиңа минем төшем...” дигәнемне сизми дә калдым. Ни күргәнемне сөйләдем дә, барысы да шаккатты. Ышынсаң, ышан... Шулай да була бит... Хәзер бөтен күргән төшләремне сынап, юрап барам.  Бик сирәк күрәм аларны, тик, раска килгәннәре аз түгел”, – дип сүзен тәмамлады Фая.

Фото: the-challenger.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев