Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Йолдызнамә (12-19 октябрь)

Йолдызлар ни вәгъдә итә?

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Итәк чабуларын җыебрак йөрсәгез яхшырак булыр. Җитәкчелеккә эш вакытында үз эшләрегез белән шөгыльләнүегез ошамаска мөмкин. Конфликт  чыкмасын дисәгез саграк булыгыз.  

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Һәр нәрсәдә пунктуаль булырга, йөкләмәләрне үз вакытында үтәргә тырышыгыз. Шул ук вакытта өстегезгә артык эш тә өймәгез. Элемтәләрне  җайга салу өчен яхшы вакыт. 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь) 
Якын кешеләрегезнең ярдәмен тоярсыз. Ыгы-зыгы һәм эш күп булачак, ләкин шуның нәтиҗәсендә кесәгезгә хайран гына өстәмә акча да керәчәк. Эш дип ял һәм шәхси тормыш турында онытып җибәрмәгез. 

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Җитәкчелек тарафыннан сезгә бик җаваплы йөкләмә тапшырылырга мөмкин. Борчылмагыз, аны җиренә җиткереп эшләрсез, барысы да канәгать калыр. 

Арыслан (23 июль – 23 август) 
Үзегезне һөнәри яктан ачарга, эшегезнең нәтиҗәсен күрсәтергә курыкмагыз. Көчегезне кирәкмәгән нәрсәләргә сарыф итмәгез, интернетта күп утырмагыз. Гаиләдәге мөнәсәбәтләрне вакытында ачыклагыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кешегә сорамаса да, киңәшләр бирү, ничек яшәргә кирәклегенә өйрәтү гадәтегезне ташлагыз. Кешенең ачуын чыграсыз бит. Аларга сезнең үгет-нәсихәтләрегез кирәк микән, шуны уйлап карагыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Үзеңне бетереп эшләргә кирәкми, организмыгызны хәлсезләндерә күрмәгез. Атна  шәхси эшләр белән шөгыльләнү өчен уңай. Ялларда йорт һәм гаилә эшләрен беренче урынга куегыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Планнарыгызны курыкмыйча тормышка ашырыгыз. Һичшиксез, уңышка ирешерсез. Сезгә хәйран гына  зур күләмдә акча керергә мөмкин. Шәхси тормышта җитди карарлар кабул итәргә туры киләчәк. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Идеягез җитәкчелек тарафыннан хупланачак. Бәлки сезнең өчен отышлы мәгълүмат килеп ирешер. Ләкин бу атнада җитди карарлар кабул итмәү хәерлерәк булыр. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кул кушырып утырырмагыз. Бәхет кошыгызны кулдан ычкындыра күрмәгез, ахырдан үкенергә туры килмәсен. Ялларда кунаклар кабул итәргә әзер булыгыз. Алар белән дөнья мәшәкатьләрен онытып ял итегез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тырышсагыз, тормышыгызны үзегез өчен файдалы һәм яхшы якка үзгәртә аласыз. Эштә фикерегезне кычкырып әйтү сезнең файдага булыр. Һөнәри үсеш турында уйларга кирәк. Сезгә йолдызлар хәерхаклы, курыкмагыз. 

Балык (19 февраль – 20 март)
Көчегезне һәм сәләтегезне бәяләп бетермисез. Алдыгызда ишекләр ачык, сезгә аларны ачып керергә генә кирәк. Бу атнада гаиләсезләр үз парын очратырга мөмкин. 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев