Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә “Кояшкай” бакчасында керәшен фольклор бәйрәме узды

“Бер тамырдан, бер туфрактан без” дигән күңел ачу чарасы республикада игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, райондагы Туган як елына багышланды

Зәйнең “Кояшкай” бакчасында педагоглар һәм балалар катнашында “Бер тамырдан, бер туфрактан без” дигән керәшен фольклор бәйрәме узды. Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге, Туган як елларын бәйрәм итүгә багышланган очрашуның төп максаты - балаларны керәшен мәдәнияты һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру. Чараны тәрбиячеләр Венера Сәмигуллина һәм Миләүшә Тухбатова алып барды.

Балалар керәшен биюе, җырлары башкардылар, “Кашык белән йомырка тотып йөгерү”, “Йөзек салыш” кебек уеннар уйнадылар. Уртанчылар төркеменә балаларын йөртүче әниләр Алена Галиева, Лариса Бәдретдинова, Вероника Хәбибелхакова, Евгения Матюшиналар алдан ук керәшен халкы традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында презентацияләр әзерләгән, бәйрәмдә аларны балалар бергәләп карадылар.

- Безнең йортыбыз – Россия, ул күпмилләтле дәүләт. Һәр милләтнең үз теле, мәдәнияты, традицияләре бар. Алар үзенчәлекле һәм кабатланмас, шул ук вакытта без Татарстанда барыбыз бер халык булып, дус-тату яшибез. Балалар нәкъ менә шушы белеп үсәргә тиеш, - ди бакча мөдире Альфира Исакова.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев