Илебез халкы Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы алды
Шул уңайдан авылларда сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш кырында ятып калган сугышчыларның тол калган хатыннары, авыл халкы катнашында митинглар үтте.
7 майда Урта Баграж авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган митинг узды. Аны Сарсаз-Баграж мәктәбе директоры Валентин Мартемьянов башлап җибәрде, бәйрәм белән котлады. Авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев та аның сүзләренә кушылып, Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында җылы сузләрен әйтте. Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары тарафыннан зур эчтәлекле чыгыш ясалды. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар кайнар коймак, учакта пешерелгән солдат боткасы белән сыйланды.
Нет комментариев