Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй районының “Тургай” фольклор ансамбле турында фактлар

"Тургай" фольклор ансамбле 2018 елды Кадер мәдәният йортында Кондратьева Лидия Гербертовна тарафыннан оештырыла

 Ансамбльда 42 яшьтән 78 яшькәчә 12 кеше шөгельләнә. Концертларда яшьләрне дә катнаштырып, керәшен халкының бай тарихын, мирасын тапшырырга тырышалар.

-Безнең коллектив - икенче гаилә, ә клуб - икенче йорт. Башларга кыен: костюмнар юк, аккомпаниатор юк, кемдер коллективка килә, кемдер китә. Башта фонограммага кушылып җырладык, ә алар бик аз, күрше клублар костюмнар биреп торды. Районкүләм “Әйлән-бәйлән” Татарстан халыклары милли уеннары фестивалендә 125 мең сумлык сертификат оттык. Хәзер безнең үз йөзебез, - ди Лидия Гербертовна.

“Тургай” фольклор коллективы белән “Троица”, “Май чабу”, “Покрау”, “Питрау” бәйрәмнәрен уздыралар. Коллективның иң өлкән катнашучысы Степанова Екатерина Михайловна һәм күрше авылдан аның апасы Анна Михайловна - җирле керәшен фольклорын саклаучы түтиләр . Алар ярдәме белән коллективка йөрүчеләр керәшеннәрнең календарь-йола җырларын, түгәрәк уен җырларын, өстәл арты көйләрен, такмакларны өйрәнәләр.


Ансамбльнең репертуары төрле керәшен җырларыннан тора. Алар арасында Зәй районына караган җырулар гына түгел, башка районнарда яратып җырланыла торган җырулар да бар. Коллектив районда яшәүчеләрне керәшен халкы йолалары белән дә таныштырып барырга тырыша. Бу йолалар арасында: беренче көтү чыгу, керәшен туйлары, аулак өй, кыз урлау, капка төбе, кич утыру йолалары бар.

“Тургай” фольклор ансамбле коллективы һәрвакыт үзләренең белемнәрен үстерүгә омтыла. Яңа репертуар өстендә даими эш алып барыла ; халык биюләре, уеннары өйрәнелә. Коллектив район, Республика күләмендә уздырылган барлык фестиваль-конкурсларда теләп чыгыш ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев