Зәйдә авыллар волейбол уйный
6 -7 апрельдә Зәйдә «Сәламәтлек – 2019» спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре һәм агрофирмалар арасында Сарсаз-Баграж, Аксар һәм Чыбыклыда волейбол буенча ярышлар узды. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 1нче зонада Ал. Бистәсе - җиңүче, икенче һәм өченче урыннарны исә Сарсаз-Баграж белән Бохарай командалары бүлеште. 2нче зонада аксарлылар - I, Бигеш командасы - II, Кадер - III, 3нче зонада Сәвәләй командасы - җиңүче, Якты Күл - II, Чыбыклы III урында. 13 апрельдә спорт-сәламәтләндерү комплексының спорт залында беренчелекнең финал уеннары узачак.
Нет комментариев