Зәй керәшеннәре ветераннарның күңелләрен күтәрделәр
Хәбәрләр

Зәй керәшеннәре ветераннарның күңелләрен күтәрделәр

Шушы көннәрдә Зәй районында яшәүче тыл ветераннары Г. К. Миңнехуҗина һәм Г. Г. Яхинанага кунакка “Җиләк” керәшен фольклор ансамбле килгән.

Ансамбль солистлары ветераннарга ямьле тыныч көннәр теләп, матур җырларын бүләк иткәннәр. Әлеге чара “Көзге игелек айлыгы” кысаларында оештырылган. Бу турыда "Зәй офыклары" газетасы хәбәр итә.

 


Нет комментариев