Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зоя Даниловадан – пичтә пешкән пирәмәч рецепты

Бүгенге көндә пичтә пирәмәч пешерү, аеруча тансык.

Кайбер авыллардагы өйләрдә әле бүгенге көндә дә пич бар. Тәмле исләр таратып, пичтә пешкән ризыкка берни җитми! 

Пич пәрәмәче камыры өчен кирәк булачак: 0,5 литр сөт, 1 стакан су, 2 күкәй, 1 чәй калагы сода, бераз тоз, 2 чәй калагы шикәр комы, 1 аш калагы сыек май.

Пирәмәч өстенә ягарга дип бераз сөт кушылган 2 күкәйне әйбәтләп болгатабыз.

Камырны басабыз һәм өстенә чүпрәк каплап 15 минут тотабыз. Бәрәңгенең суын түгәбез, аңа сөт, май салып, 1 күкәй сытып, төябез. Камырны 5-6 кисәккә бүлеп җәябез. Җәелгән камырның кырыйларын матур итеп бөгеп чыгабыз.

Пич кызуы төшкәч, пирәмәч җәймәләре салынган табаны пичкә куябыз. Өсте бераз кызаргач алып, бәрәңге боламыгын тигезләп җәябез, әзерләп куйган күкәйне сылыйбыз да, яңадан пичкә «озатабыз».

Ул анда кызарып, матур булып пешә.

Сыер мае эретеп, пирәмәч өстен майлап куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев