Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зичәбаштан ике сердәш – Раиса Варфоломеева һәм Валентина Андрианова

Зәй районының Зичәбаш авылында яшәүче ике дус – төрле бәйрәм-конкурсларда теләп катнашулары, тату яшәүләре белән бөтен кешегә дә үрнәк.

Раиса Витальевна туган авылы Зичәбашка тормыш иптәше Михаил Степанович белән лаеклы ялга чыккач кайтып төпләнәләр.
- Без - мәктәпне тәмамлаган 8 кыз Чаллыга КАМАЗ заводына китеп, операторлар булып урнашкан идек. Шул чордан бирле төрле хезмәтләрдә эшләргә туры килде. Кама Аланында яшәп, анда төзелештә штукатур-маляр булып эшләдем. Хезмәттән курыкмадык, чөнки эшеңнән тәм табып эшләү күңел күтәренкелеге, максатчанлык бирә, - дип елмая Раиса Витальевна.
Варфоломеевлар Зәй шәһәрендә дә озак кына яшиләр. Михаил Степанович ГРЭСта цех башлыгы булып хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Алар бөркеттәй дүрт малай үстереп, аларны башлы-күзле иткәннәр. Зичәбашта матур йорт салып, күркәм тормыш алып бара башлагач, Михаил Степанович 65 яшендә якты дөньядан китеп бара. Пар канатын югалткан Раиса ханым үз-үзенә сынмаска-сыгылмаска сүз бирә. Авылда почтальон булып эшли. “Бу хезмәтне төгәл, җиренә җиткереп башкаручы, иң тырыш хат ташучыларыбызның берсе булды ул”, - дип сөйли аның турында җирле почта бүлеге мөдире Индира Хуҗина.
Хәзерге вакытта Раиса Витальевна - Дүрт-Мунча мәдәният йортында оешкан “Тугай” фольк-лор ансамбленең солисты. Йорт эшләреннән бушагач, кичләрен машинасын кабыза да ахирәте Валентина Андрианованы утыртып, клубка репетицияләргә җилдерә алар.
Валентина ханым да уңганлык-булганлыкта дустыннан калышмый. Яшь аралары булса да, аларны бер-берсеннән аерып карап булмый. Кышкы кичләрдә ахирәтләр кул эшләре: мозаикадан картиналар ясау, түгәрәк паласлар бәйләү белән мавыгалар, ә җәйләрен бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш, матур чәчәкләр үстерү белән мәшгульләр.
Валентина ханым да тормыш иптәше Петр Андрианов белән озак еллар Зәйдә яшәгәннән соң, Зичәбашка кайтып төпләнәләр. Кызганыч, аның да пар канаты иртә калдырып китте үзен. Газета укучыларыбыз актив хәбәрчебез булган Петр Андриановны күркәм шигырьләре, матур язмалары аша яхшы хәтерлидер.
Валентина Дүрт-Мунча җирлегендә аш-суга оста ханым буларак та билгеле. Төрле чаралар, бәйрәмнәр ул әзерләгән мул өстәл, сый-нигъмәттән башка узмый.
- Күңел биреп яратып башкарам һәр эшне, шул төшенкелеккә бирешми яшәтә дә. Хәзер тормыш итү өчен мөмкинлекләр бар. Шунысын онытмаска кирәк, үз күңелеңне үзең күрә белгәндә дә генә яшәү рәхәт ул, - дип көлә Валентина Андрианова.
Ул да - “Тугай” фольклор ансамбле солисты. Керәшен җырларын ханымнар кич утырып кул эшләре башкарганда да искә төшереп, репертуар әзерлиләр.
- Зичәбашның бу ике уңган кызына бик рәхмәтлебез. Үзләренең һәрчак позитив рухта булулары белән дә алар ансамблебездәге атмосфераны сәламәт, дустанә итеп саклыйлар. Алар - иҗат коллективыбызның йөзек кашлары, - дип мактый үзләрен мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Салихова.

Энҗе Әгъләмова.

Чыганак.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев