Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тәмле “шарик”лар әзерләп карагыз

Җиңел рецептлар

Бала-чага тәм-том ярата. Җиңел генә әзерләнә торган “шарик”лар  ясап карагыз әле.

Аның өчен, 300 грамм “сахарное” дигән печенье, 1 банка куертылган сөт (сгущенка), 3 аш кашыгы какао, 100 грамм ак май, 200 грамм әстерхан (грецкие) чикләвеге кирәк.

Печеньены һәм чикләвекнең 100 граммын иттарткычтан чыгарабыз. Шуңа йомшарган ак май, куертылган сөт, какао кушып, яхшылап болгатабыз. Шул катнашмадан бер зурлыктагы шариклар ясыйбыз. Ул шарикларны алдан төеп куелган чикләвек вагында әвәлибез һәм 20 минутка суыткычка куябыз. Чәй янына менә дигән тәмле ризык була.

Сырлы кабымлык

Бер юка лаваш, 200 грамм “колбасный” сыр,  100 грамм краб таякчыклары,  2 пешкән күкәй, 200 грамм майонез,  1 тырнак сарымсак, укроп, көнбагыш мае алабыз.

Сыр белән күкәйне кыргычта уабыз. Краб таякчыкларын бик вак итеп турыйбыз. Сарымсак белән укропны да вак кына турап, майонезга салабыз. Барысын бергә кушып, блендерда болгатабыз.

Лавашны вак конвертлар ясарлык итеп кисәбез. Һәр кисәккә 1 аш кашыгы әзер катнашма салып, конверт сыман төрәбез һәм кызган майлы табада пешерәбез.

Вак бәрәңгедән

Яшь бәрәңгене казыганда чикләвек кебек ваклары да шактый чыга. Вак бәрәңгене бик тәмле итеп пешереп була. Бәрәңгеләрне щетка белән әйбәтләп юып, як-ягын чәнечке белән тишкәләп чыгабыз. Тоз сибәбез һәм тирән табада кайнап торган көнбагыш маена салып кыздырып алабыз. Кыздырылган бәрәңгене кәстрүлгә бер рәт итеп тезәбез, өстенә сыттырылган сарымсак салабыз, тагын бер рәт – бәрәңге, аннан – сарымсак, шул рәвешле тутыргач, бәрәңге кызган майны салып, сүрән утта 5-8 минут тотабыз. Кайнар килеш табынга куябыз.

Күкәйле помидор

Помидорларны юып, сабак ягын түгәрәк капкач сыман итеп кисәбез. Бәләкәй кашык белән сак кына эчен алабыз (помидор тишелмәсен!). Помидорларны майлы тирән табага тезәбез. Һәр помидор эченә күкәй сытып салабыз. Тоз сибәбез. Духовкада пешерәбез. Табынга чыгарганда өстенә вак итеп туралган яшел суган сибәбез.

Катламлы ризык

Тирән табаны майлагач, бераз су салабыз. Вак итеп туралган ит яки фаршны тигезләп җәябез. Тоз һәм борыч сибәбез. Бик вак туралган сарымсак өстәргә дә була. Икенче катламга – токмач сыман туралган чи бәрәңге, аннан соң – ярым боҗралап туралган суган, дүртенче катламга – туралган төшсез кара җимеш, бишенчесенә – туралган чи баклажан (әчесе бетсен өчен, алдан тоз сибеп тотарга һәм суда юып алырга кирәк), соңгы ике катламга боҗралап туралган помидор салабыз. Иң соңгысыннан кала, һәр катлам арасына майонез ягыла. Таба өстенә фольга ябып, духовкада бер сәгать пешерәбез.

Баклажан урынына гөмбә салсаң, тагын да тәмлерәк була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев