Альбомда Идел буеның 8 төрле халык җырлары тупланган
"Кряшен чибяре - 2016" Татьяна Ефремова катнашындагы күпмилләтле "ZAKARIA" ансамбленең "BEZ" дип исемләнгән музыкаль альбомы дөнья күрде. Альбомга Идел буенда яшәүче керәшен, татар, рус, башкорт, чуаш, мордва, удмурт, мари халыкларының җырлары тупланган.
2019 елда ансамбль "Таба" этно-проектлар акселераторында ETNOMUSICTRIP проектын тормышка ашырыр өчен грант откан иде. "BEZ" альбомы әлеге проектның җимеше булып тора.
Нет комментариев