«Zaинск с Vами» волонтерлар төркеме бу көннәрдә чираттагы гуманитар ярдәмне әзерли
Алгы сызыктагы хәрбиләребезгә иң кирәкле әйберләр — маскировка челтәрләре, химера костюмнары, медикаментлар.
Гуманитар ярдәм халык акчасына алынган «Газель» машинасында илтеләчәк.
Хәрбиләргә бүгенге көндә медикаментлардан кан туктата торган средстволар, стериль салфеткалар, бинтлар, аптечкалар, турникетлар, шприц, системалар, антибиотиклар (макролид, цефалоспорин, фторхиналон, пенициллин), адсорбентлар (порошок, гель, таблеткалар), инфузион терапия өчен эремәләр, Риностоп, күзгә сала торган тамчылар, Корнерегель геле, Максидол, Цетрин, Супрастин, лейкопластырьлар, Космопор, Витапрост шәмнәре һәм башка бик күп әйберләр кирәк. Шулай ук дымлы салфеткалар, коры душка ихтыяҗ зур.
«Шунысын да искәртик, хәрбиләргә туклану өчен продукция, шул исәптән тушенка, консервалар җитәрлек. Егетләр бу хакта үзләре дә әйтәләр. Безгә аларга иң кирәкле булган әйберләрне алып җибәрергә кирәк. Медикаментларга медицина взводы командирыннан заявка керде. Маскировка челтәрләре үрү буенча да эш бер генә сәгатькә дә туктамый. Безнең челтәрләр егетләребез гомерен саклап кала. Аларга заказлар бик күп. Битараф булмыйк, Җиңүне бергәләп якынайтыйк!» — ди «Zaинск с Vами» волонтерлар төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Волонтерларга маскировка челтәрләре үрү өчен тукымалар алырга кирәк. Алар халыктан җыелган акчага алына. Бу игелекле эш йөрәк кушуы буенча башкарыла. Ир-егетләр безнең терәкне тойсыннар, исән-имин әйләнеп кайтсыннар, дигән теләктә барыбыз да.
Клара Ермолаева, «Заинск-Информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев