Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәрдаим булышып торалар

Зәй районының Сарсаз-Баграж һәм Якты Күл авылы мәдәният йортында госпитальләр өчен эчке киемнәр тегәләр, хәрбиләргә маскировка челтәре үрү эшенә керешкәннәр.

Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында «Туры җөй» тегү түгәрәге эшли. Биредә мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре яралыларга эчке киемнәр тегәләр. Бүгенге көндә алар барлыгы 50 эчке кием әзерләгәннәр.

«Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән киңәшләштек тә, шушы эшкә алынырга булдык. Мәдәният йортыбызда тегү машиналары бар. Бүген әзер киемнәрне Зәйдә маскировка челтәрләре үрү пунктына илтеп бирәчәкбез. Алга таба үзебез кисеп, үзебез тегәргә планлаштырабыз. Моның өчен материаллар кирәк була, шуңа күрә «Ватсап»та авылдашлар төркеменә тукымалар кирәк булуы, теләгән кешеләрнең безгә кушыла алуы турында белдерү дә яздык. Тукыма китерә башладылар инде», — ди Роза Васильевна.

Якты Күлдә маскировка челтәре үрү эшенә керешкәннәр. Мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова, хәрбиләргә ярдәм итү теләге белән, мессенджерда бу төркемегә кереп, әлеге эш барышын күзәткән. Маскировка челтәре үрергә Елена Хисаметдинова өйрәткән.  Аларны үрү өчен корылмаларны Ангелина Петровна белән Михаил Петрович Вавиловлар ясаган. Бүгенге көндә челтәр үрергә 13 кеше йөри.

 

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев