Зәйлеләр кыска вакытлы ялга кайткан егетне махсус хәрби операциягә озаттылар
Зәй районының Сарсаз-Баграж халкы, барысы бергә җыелып, хәрби операция зонасыннан ялга кайткан авылдашларын озатып калганнар.
Махсус хәрби операция башлангач, Михаил мобилизация буенча Ватан сагына баса. Кыска ялга кайткач, ул вакытын әти-әнисе, якыннары, дуслары белән уздыра. Әмма, санаулы көннәр бик тиз үтә. Ялдан китүче Михаилны озатыра барлык авылдашлары да диярлек килә.
Мәктәп директоры Валентин Мартемьянов, педагогик хезмәт ветераны Александр Биканов җыелган халык алдында чыгыш ясап, олы юлга чыгучы Михаилга үзләренең теләкләрен җиткерделәр.
— Авыл халкы сине хөрмәт итә һәм ярата, укучылар да горурлана. Иң мөһиме, тынычлык урнаштырып, махсус операциядәгеләр барыгыз да исән-сау кайтыгыз, үзегезне саклагыз! Менә шулай, барыбыз бергә, сине каршы алырга язсын, — диде алар.
Махсус хәрби операция зонасындагыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә дә Сарсаз-Баграж халкы актив. Бу юлы маскировка челтәре үрүче уңганнар Михаилны озатырга килеп, аңа үз күчтәнәчләрен тапшырганнар.
Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев