Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдән Петр Уразайкин белән Валентин Атласов хәрбиләргә гуманитар ярдәм илтеп кайттылар

Зәйлеләр шәһәрдәге Җиңү бульвары яныннан гуманитар ярдәм төягән зур йөк машинасын ерак юлга озатып калганнар.

Азатлык солдат һәйкәле янында махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар ярдәмне озатырга, халык белән беррәттән, районның предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары килгән. – 

–  Гуманитар йөк хәрби операциядәге егетләребезнең заявкалары буенча җыелды. Алар сораганнарның барысы да алынды. Бу гуманитар йөктә, шулай ук, Луганск хәрби госпитальләренә дигән ярдәм дә бар. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк, без үзебезнең андагы якташларыбызга ярдәм итәргә дигән карарга килгән идек. Бу эш тынычлык урнаштырылганчы дәвам итәчәк. Яңа елга кадәр әле тагын бер йөк гуманитар ярдәм җыеп озату күздә тотыла. Бу игелекле эшкә үзеннән өлеш керткән һәр зәйлегә, предприятие-оешмалар коллективларына рәхмәт белдерәм. Ярдәмебез якташларга көч бирсен, җиңүгә рухландырсынң. Туган яктагыларның үзләренә ныклы терәк икәнен  тоярга ярдәм итсен,  — дип сөйләде үз чыгышында Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов.

Гуманитар ярдәм җыюда районның предприятиеләре, оешмалары, шәхси эшмәкәрләре, мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә булышкан. Бакча балалары, мәктәп укучылары да СВОдагы якташларга үзләренең яхшы теләкләре белән хатлар язганнар, рәсемнәр ясап юллаганнар.

Гуманитар ярдәм белән, бер зур йөк машинасы шыплап тулган. Йөкне район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Кораллы Көчләр ветераны, II ранг капитаны Валентин Атласов, Эркин Касымов, Виталий Софин (рульдә) озата барганнар.

«Хәрби операциядәге якташларга — «ВАЗ-2107» һәм «Нива» машинасы, машиналар өчен тәгәрмәчләр һәм запас частьлар, 3 генератор, 45 буржуйка-пич, газ баллоннары һәм плитәләре, фанералар, такталар, СИП кабеле, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, тиз әзерләнә торган аш, госпитальләргә медикаментлар, карават өстенә куела торган кечкенә өстәлләр, җылы киемнәр, култык таяклары һәм тагын бик күп башка әйберләр җибәрелде. Боларның барысы да  якташларыбызга тапшырылды. Егетләрнең кәефләре хәрбиләрчә, җиңү безнең якта булачак, диләр. Алар ярдәм күрсәтүче һәр кешегә рәхмәтле, сәлам әйтеп калдылар», — дип сөйләде район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.

Алла Анасының Почаев тәресен (кайчандыр Украинада эшләнгән) Иске Зәйдән бер әби хәрби егетләребезгә җибәрү өчен тапшырган. Аны отец Николай Кондрабаев аруландырган.

- Зәйнең «Балык хуҗалыгы» җитәкчеләре, егетләргә дигән хәрби йөкне сакларга урын биреп торган Александр Никитин белән Федор Дятловка рәхмәт. Александр Никитинның әтисе Алексей дәдәй «ВАЗ-2107» машинасы бирде, — дип сөйләде  Валентин Атласов.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев