Зәйдәге ФАПта медицина хезмәткәрләренең ярдәмчеләре эшли башлады
Билгеле булганча, республикада фельдшер-акушерлык пунктларында фельдшер ярдәмчеләре — кече шәфкать туташлары вазифалары кертелде. Бу кайбер районнарда, авылларда фельдшерлар җитмәү проблемасы белән бәйле булды.
Зәй районы авылларында урнашкан фельдшер-акушерлык пунктларында 17 кече шәфкать туташы сәламәтлек сагына басты. Эшкә керешү алдыннан алар белән район үзәк дәваханәсендә баш табиб Айдар Фатыйхов очрашу үткәреп вазифаларын аңлаттылар, дип хәбәр итә «Зәй офыклары».
ФАП булган һәр авылдан бер кандидат укытырга җибәрелеп, кыска вакытлы курслар үтте.
— Безнең районда барлыгы 46 ФАП исәпләнә. Аларда халыкка медицина ярдәме күрсәтү белән шөгыльләнүче фельдшерларыбызга тагын 17 кече шәфкать туташы өстәлде. Кандидатураларны без авыл җирлеге кешеләре арасыннан сайлап алдык. Төп максат үз җирлегендәге кешеләргә кичекмәстән беренчел медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын арттыру. Алар махсус укулар үтеп, имтиханнар тапшырдылар. Кече шәфкать туташларының вазифаи бурычларына хроник авырулар сәламәтлеген күзәтеп тору, профилактик тикшерүләр, диспансеризация үтүгә авыл кешеләрен әзерләү, кандагы шикәр күләмен, кан басымын, сатурацияне үлчәү, күзләрне карау, электрокардиограмма үткәрү һәм башка күп төрле эшләр башкару керә, — диде Айдар Мөхәммәтнурович.
Очрашу барышында үзәк дәваханәнең оештыру-методик бүлеге өлкән фельдшеры Любовь Мачтакова яңа хезмәткәрләргә хезмәт килешүләре документларын тапшырды, һәм шәфкать туташлары күкрәгенә махсус бейджиклар беркетелде.
Ә менә Баграж ФАПы шәфкать туташы Светлана Макарова тугыз ел дәвамында авылда хат ташучы булып эшләгән, хәзер медицина юнәлешендә хезмәт итәргә булган.
— Бу эшкә бик теләп алындым, үз авылыбыз кешеләренең саулыгын кайгырту белән бәйле һөнәр бик кирәк хәзер, — ди ул.
Ә кече шәфкать туташлары Яңа Спасс, Аксар, Дурт-Мунча, Чыбыклы, Әхмәт, Урта Баграж, Бохарай, Ал. Бистәсе, Сармашбаш, Кадер, Бура-Киртә, Түбән Биш, Югары Мәлем, Якты Күл, Төги, Поручик, Сарсаз-Баграж авыллары фельдшер-акушерлык пунктларында эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев