Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә авыл җирлекләре арасында шашка һәм шахмат уеннары

5 августта «Энергия» стадионында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре командалары арасында шашка һәм шахмат уеннары узды.

Шашка уеннарында хатын-кызлар арасында Галина Бутакова, ир-атлардан Газим Насыйров иң көчлеләр булып танылды. Алар икесе дә Аксар җирлегеннән. Галина шахмат буенча да җиңүче булды, ә ир-атлар арасында Баграж җирлегеннән Намус Насыйров беренче урынны алды.

Шашка буенча хатын-кызлар арасында Аксар җирлегеннән Роза Турбабина — II, Баграж җирлегеннән Клара Фролова III урында. Ә ир-атлар арасында Намус Насыйров — II, Якты Күлдән Николай Казаков III урынны алды.

Шахматта Поручик җирлегеннән Светлана Яковлева белән Ильмира Хаджаева икенче, өченче урыннарны бүлеште. Ир-атлар арасында Иске Маврин җирлегеннән Алексей Жаренков — II, Николай Казаков III урынга чыкты.

Командалар арасында шашка уеннарында — Аксар, шахматта Баграж иң көчлеләр дип танылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев