Зәй үз егетләрен онытмый
Зәйлеләр әле шушы көннәрдә генә махсус хәрби операциядәге якташларына бер фура йөге гуманитар ярдәм илтеп кайттылар.
Халык үзара гуманитар ярдәм буларак җыйган акчага, махсус хәрби операциядәгеләр өчен бу юлы да егетләр үзләре сораган кирәк-яракны алганнар. Алар арасында генераторлар, бензин пычкылары, инструментлар, агач материаллары, төнлә күрү мөмкинлеге бирә торган приборлар, квадрокоптерлар, мунча пичләре, «буржуйка»лар, су җылыта торган баклар һәм башка әйберләр бар.
Зәй керәшен оешмасы җитәкчесе Валентин Атласов әйтүенчә, махсус хәрби операциядәге егетләрнең кием-салым һәм азык-төлек белән тәэмин ителеше яхшы. Позицияләрне еш алмаштырганлыктан, иң беренче эш итеп, яңа урында үзләренең көнкүреше өчен уңайлыклар тудыралар — тору урыннарын ныгыталар, мунча төзиләр. Зәйлеләр бу юлы да якташлары белән бер блиндажда йоклап, кыр шартларындагы мунчада юынып, алар белән бер табактан ашап кайтканнар.
Махсус хәрби операция зонасы буйлап мең чакрымнан да күбрәк юл узып, егетләргә гуманитар ярдәм тараткан зәйлеләр. Бу юлы гуманитар ярдәм илтүчеләр: Зәй муниципаль районы башлыгы, моңа кадәр дә инде Луганск өлкәсенең Лисичанск шәһәрендә ике мәртәбә булган Разиф Кәримов; район керәшен оешмасы җитәкчесе, бишенче мәртәбә гуманитар ярдәм илтүче Валентин Атласов; «Тёплый Заинск» хәйрия фонды директоры Марат Кыямов; фонд учредителе Дмитрий Соловьёв; «Боевое братство» җәмгыяте вәкиле Евгений Соколов һәм үз фурасында инде сигезенче мәртәбә гуманитар йөк илткән Виталий Софин; аның рульдәге кул алмашы Рөстәм Латыйпов. Сүз уңаеннан, Виталий Валерьевич — Иске Зәй керәшене. Үткән баруында аны, 30 яше тулуы уңаеннан, блиндажда котлаганнар.
Бару белән кайтуны һәм хәрби операциядәге егетләргә кирәк-ярак таратып йөргән юлны исәпкә алсак, зәйлеләр биш мең чакрым ара үтеп, туган якка исән-ау кайтып җиттеләр.
Махсус хәрби операциядәгеләр Ватан кушкан бурычны намус белән үти. Ә муниципаль районы башлыгы Кәримов җитәкчелегендәге зәйлеләр, намус кушуы буенча, хәрби операциядәге якташларына һәрдаим гуманитар ярдәм җыеп, илтеп йөриләр.
РФ Кораллы Көчләре сафында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук, премияләр, ташламалар һәм акчалата түләүләр турында күбрәк белегез: heroes-tatarstan. ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев