Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йөз елдан соң истәлек ташы куйдылар

Зәй районында урнашкан Әхмәт авылының керәшен зиратындагы күмәк каберлеккә истәлек ташы урнаштырылды

1921-1922 елгы ачлыкта Әхмәт авылында да бик күп кешеләрнең гомерләре өзелгән. Суык кышларда аларның гәүдәләрен колхоз амбарларына җыеп, язын егермешәрен бергә җирләгәннәр. Вакытлар узгач, уйсурак булып торган каберлекләрне чаган агачы басып киткән.


Шушы авыл егет, заманында Түбән Кама керәшен оешмасын җитәкләгән Вениамин Князев ул каберлекләргә истәлек ташы куюны оештырды. Халык белән киңәшләшеп, акча җыйдылар. Ком һәм вак таш кайтартып, каберлекләр урынын тигезләделәр. Юан чылбыр тагарлык итеп көйләп, баганалар утыртылды. Зур кара граниттан истәлек ташы куеп, 1921-1922 елларда ачтан үлгән авылдашлары исемен мәңгеләштерделәр. Вениамин Григорьевич хәбәр итүенчә, ике ел дигәндә башкарылган шушы изге эшнең төп спонсорлары Татьяна һәм Николай Дунаевларны, ярдәм итүчеләрнең һәммәсен чакырып, 2022 елның Родительский көнендә аны зурлап ачарга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев