Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йөз ел элек тукылган бистәрне кадерләп саклыйлар

Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан Раиса Леонтьева яза

Безнең Ленино авылында керәшеннәр дә, руслар да яши. Совет чорына кадәр аны Түбән Никиткино дип йөрткәннәр. Әни дә, тятя да керәшен булса да, мәктәптә русча укыгач, үз телемне начар беләм. Әни үзе дә мәктәптә рус теле укытты.  Хәзер мин лаеклы ялда, “Сүрәкә” фольклор ансамбленә йөрим. “Туганайлар” газетасында элгәредән калган тәре алъяпкычлары, бистәр рәсемнәрен карап барам. Үзем дә күптәннән язарга җыенып йөрсәм дә, шушыңа кадәр җитешә алмадым. Бездә дә бер гасыр элек тукылган бистәр бар. Аны миңа каенанам Екатерина бүләк итте. Ул  бистәр иремнең әбисе Анастасия Кузьмичеваныкы. Аны үткән гасырның егерменче елларында үзе тукыган. Анастасия Елисеевна элек Югары Никиткино дип йөртелгән Тубылгы тау авылыннан булган. Йөз ел элек тукылган булса да, чигешенең җетелеген җуймаган бистәрне без кадерләп саклыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев