Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юкәчедә Казанский бәйрәме чиркәүдә келәү итүдән башланып, җыен белән тәмамланды – фото, видео

21 июль көнне Мамадыш районының Юкәче авылында Алла Анасы изге Мария тәресе (иконасы) табылган көн хөрмәтенә Казанский бәйрәме узды.

Казанский – Юкәченең престол бәйрәме. Бүген авылдашлар иртәнге якта зиратка бардылар, чиркәүдә келәү иттеләр. Төштән соң авыл уртасына җыенга җыелдылар. Җыен яңа гына ясалган мәйданда узды. Шәдче җирлеге башлыгы Валерий Шрыков әйтүенчә, бәйрәмнәр өчен махсус сәхнәсе дә булган бу урын һәм якында гына  балалар мәйданчыгы үзарасалым акчасына ясалган. 


Бәйрәм үзенә Юкәчедән генә түгел, башка тирә-як авыллардан да кунаклар җыйган иде. Электән үк Казанский көнне Юкәчегә кунаклар килә торган булган. Бу турыда Зинаида түти Смирнова сөйләде. "Ылыя, Юкәче, Кумырык, Шәдче Башы, Ташлыяр авыллары бу көнне Вахит базарында бәйрәм ясыйлар иде. Кызлар-егетләр танышлар, очрашалар, парлашалар. Бик олы, электән үк килә торган бәйрәм. Матур җыенны яңартуы өчен Валерий Васильевичка рәхмәт, ", – диде ул. 
Казанский бәйрәмен зурлап, Казаннан Камал театры артисты Олег Фазылҗанов һәм җырчы Вадим Захаров та кайткан.

 
Җыеннан берсе дә читтә калмады. Һәркем мәйдан уртасына чыгып, кызыклы уеннар уйнап, рәхәтләнеп күңел ачты. 
Бәйрәмгә районның берничә керәшен фольклор ансамбльләре дә килгән. Болар – Дүсмәттән – “Җиңгәчәйләр”, Мамадыштан – "Урагай", Комазан Башыннан “Карендәшләр" ансамбльләре. Алар авыл көйләрен суздылар, сәхнә түренә менеп, үз җыруларын башкардылар.


Шулай ук, биюче Григорий Сергеев, Валерий Шрыковның моңлы тавышы, авыл мәдәнияте йорты осталарының чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде. 
Бәйрәм турында тулырак газетабызның киләсе саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев