Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырулары аша дөньяга матурлык өсти

Үрнәк гаилә башлыгы, актив җәмгать эшлекелесе һәм талантлы солист Геннадий Цыганов чистайлыларның мактавына һәм рәхмәтенә лаек.

Хәзерге Чистай районының Югары Кондрата авылында туып-үскән Геннадий Цыганов, армиядән кайткач, үз авылларындагы мәдәният йортына сәнгать җитәкчесе булып урнаша. Әмма күпләрне гаҗәпкә калдырып, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Техникумда зоотехник белгечлеге алып чыккач,үз һөнәре буенча эшли башлый.

Күңеле иҗатка, җырга тартылса да, аның хезмәт юлы башка тармак белән бәйләнә. Чистайга күчкәч, озак еллар дәвамында шәһәр автотранспорт предприятиесе директоры урынбасары булып эшли. Ул предприятие таралгач, күп еллар элеваторда цех мастеры була.

20 яшендә үзенең булачак хатыны Елизавета белән танышып, 1981 елда гаилә корган һәм өч бала тәрбияләп үстергән Геннадий Иванович лаеклы ялга чыккач та, өйдә утырмый. Үзенең тамырларын белүче карендәшләрен бөтен җаны-тәне белән яратучы Гена дәдәйнең керәшен культурасын башка халыкларга да танытасы килә. Хәзерге заманда моны ничек эшләргә? Һичшиксез, җырулар, йолалар, милли традицияләр аша! Күңелендә җыр яшәгән Геннадий Цыганов шуңа күрә керәшеннәрдән ансамбль оештыруны максат итеп куя. Үзе район авыллары буйлап йөреп, талантлы кешеләрне барлый, җырчылар җыя.

2017 елны, район керәшен иҗтимагый үзәге җитәкчесе Иван Чурин ярдәме белән, Чистай шәһәрендә “Багалмам” фольклор ансамбле барлыкка килә. “Багалмам” солисты Геннадий Иванович үзе бер репетицияне дә, бер концертны да калдырмый.

Ансамбльгә йөрүче үзешчән артистлар аны хөрмәт итәләр һәм, якын итеп, «Гена дәдәй» дип эндәшәләр. Кыска вакыт эчендә зур уңышларга ирешкән "Багалмам"ның җиңүләрендә Геннадий Ивановичның өлеше бик зур.

Чистай керәшене Геннадий Цыганов – үз эшен чын күңелдән яратучы, җырулары аша кешеләрнең күңелен дәвалаучы, дөньяга матурлык өстәүче асыл зат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев