Тапшыру Питрау бәйрәме уңаеннан әзерләнгән.
Музыкаль көрәштә Снежана Абрамова, Ольга Миняева һәм Денис Михайлов катнаша.

Бу хакта без Денис белән сөйләшеп алдык: "Бик күңелле тапшыруда булдык. Җырлыйк әле"нең темасы Питрауга багышланган иде. Алып баручылар Питрау бәйрәме, файдалы үләннәр турында сөйләделәр. Без керәшен җыруларын башкардык. Мин "Чибәр кызга", Ольга "Авыл көе"н, ә Снежана "Албай авылы көе"н җырладык",- диде ул..
Программа 13 июльдә эфирга чыгачак, карамый калмагыз.
Нет комментариев