Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Вадим Захаров колониягә, Ринат Рахматуллин янына барган

Бу көннәрдә җырчы Ринат Рахматуллинның 6 айга колония-поселениегә җибәрелүе билгеле булды.

Ул быел, исерек килеш, Буа шәһәре хакимияте бинасы каршындагы борылышта авария ясауда гаепләнә. Ринат моңа кадәр дә, исерек килеш авариягә очрап, машина йөртү таныклыгын алдырган булган инде. «Тукта, яңгыр», «Чакыр гына мине», «Тормыш китабы» кебек хитларга әверелгән җырларны башкаручы, үзе дә бик күп җырлар авторы Ринат Рахматулин даими аварияләргә юлыгып торуын да яшермәде. Аның сүзләренчә, соңгы авария җырчының 30нчы тапкыр юл һәлакәтенә юлыгуы булган.

Вадим Захаров аныж янына барып кайткан.
— Без Ринат абый белән ничә еллардан бирле дустанә мөнәсәбәтләрдә. Солянка концертларында бергә катнаша идек. Ул мине — үзе үткәргән, мин аны үзем үткәргән бәйрәмнәргә чакыра идем. Мондый очракларда кешене хурларга, яманларга ярамый. Без, шәхсән, артыннан сөйләп, үзе янында ялтырап йөри торган кешеләр түгел. «От тюрьмы не зарекайся», — диләрме әле. Бу — безнең барыбыз белән дә булырга мөмкин. Барысы да Ходай Тәгалә кулында. Язмыштан да узып булмый. Шуңа күрә андый кешене сөйләп йөрергә кирәкми. Аңа булышырга, ярдәм итәргә кирәк.

Әле кичә укып утырдым. Элек үзе белән бергә эшләгәннәр дә Ринат абыйны яманлап, сүгеп язып чыкканнар. Ничек инде ул ничә еллар бергә эшләгән кеше турында шулай сөйләргә була? «Без аңа күпме әйттек», — дигәннәр. Әйтәсең инде, без дә әйттек... Алай ярамый...

Без кичә Ринат абый янына барып кайттык, әйберләр алып бардык. Хәле әйбәт, кәефе дә начар түгел. Иҗат кешесе, әлбәттә, хисле була инде ул. Интернетта таралганына эче пошкан инде. «Кеше сөйләр дә онытыр», — дип тынычландырдык. Болай үзе төшенкелеккә бирелми. «Синтезаторны китерттем, яңа җырлар иҗат итәчәкмен. Әле мин ду китереп эшләячәкмен», — диде.

Ринат абыйның үзен яраткан, концертларына йөргән тамашачысы бар, алар аны бервакытта да ташламачак, — дип сөйләде Вадим.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев