Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йортында керәшен яшьләрен бүләкләделәр

"Бәрәкәт"леләргә республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары бирелде

25 декабрь көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлегенең Яңа ел кичәсе үткәрелде. Анда "Бәрәкәт"нең проектларында катнашкан, хәрәкәтне үстерүгә зур өлеш керткән яшьләрне бүләкләделәр.

Бүләкләү тантанасы алдыннан "Бәрәкәт"нең җитәкчесе Алексей Дмитриев ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде. Керәшен яшьләре "Питрау" кебек республикакүләм чараларны, "Айбагыр" этнолагерын оештыруда катнаша. "Бәрәкәт"нең үзенең проектлары да бар. 2020 елда алар "Керәшеннәрнең җыелма командасы" дип аталган КВН командасы төзеделәр. Быел шул команда татар КВН лигасының "Әйдә, ШаяРТ" уенында чемпион исемен алды. 2021 елда керәшеннәрнең талантлы яшьләре бергә җыелып, "Җәшләр җыены" дигән проект башладылар. Алар республиканың төрле районнарында концертлар куйдылар. Дүрт ел рәттән Җырчы Җәкәү йортында балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырылды. Көз көне үткәрелә торган "День первокурсника" кичәсе дә "Бәрәкәт"нең матур традициясенә әверелде.

Алексей Дмитриев аның урынбасары Аида Сахаровага, Дмитрий Барановка, Вадим Шрыковка, Татьяна Ефремовага, Вероника Степановага, Юлия Дуваловага, Лиана Самойловага, Роза Абросимовага, Виктор Агаповка һәм Милена Новиковага республика керәшен иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен бирде. Кичәгә хәрәкәтнең экс-җитәкчесе Алиса Спиридонова да чакырылган иде. Алексей Дмитриев аңа "Бәрәкәт" исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев