Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә (9-13 август)

Сезне эш алмаштыру, яңа мәхәббәт яки яңа йорт сатып алу кебек күңелле вакыйгалар көтә

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Сезне эш алмаштыру, яңа мәхәббәт яки яңа йорт сатып алу кебек күңелле вакыйгалар көтә. Әгәр үзегезне дөрес тотсагыз, килеп туган ситуациядән бик күп файдалы нәрсәләр алырсыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Эшлекле партнерларыгыз һәм якын кешеләрегез белән дә теләсә нинди мөнәсәбәтләрне җиңел генә җайга сала алачаксыз. Җомга көнне ялкаулыкка бирелмәскә һәм артык күп акча сарыф итмәскә тырышыгыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Интуициягез сезгә уңыш китерәчәк, тик тәвәккәллек һәм тырышлык кебек сыйфатларыгызны югалтмагыз. Өстегезгә җаваплылык алырга курыкмагыз, барысы да сез теләгәнчә булачак.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Шәхси һәм һөнәри өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итү өчен уңайлы вакыт. Шәхси тормышта уңай үзгәрешләр, матур очрашулар, күрешүләр булырга мөмкин. Идеяләрегезне тормышка ашыру өчен акча табу шансы зур.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Теләкләрегездән оялмагыз. Тирә-юньдәгеләргә игътибарлырак булыгыз, алар сезгә максатыгызга ирешергә ярдәм итәр. Чын уңышка ирешү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Бу атнада барлык өлкәдә дә активлык күрсәтергә кирәк булачак. Планнарыгызны тормышка ашыру өчен ышанычлы дуслар ярдәме кирәк булачак. Яраткан кешегезнең ярдәменә өметләнә аласыз.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Кунакка барудан баш тартмагыз, чакырган җиргә барыгыз. Игътибар үзәгендә булачаксыз: яңа эшлекле һәм шәхси элемтәләр урнаштырачаксыз. Кирәкмәгәнгә акча түкмәгез.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Борыныгызны төшермәгез, көчле рухлы булыгыз, чөнки алда шактый киеренке атна тора. Башланган эшләрегезне төгәлләргә тырышыгыз, шул чакта өстегездән тау төшкәндәй җиңеллек тоярсыз.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Һәр адымыгызны алдан уйлагыз. Агым уңаена йөзәргә кирәкми, үз сүзегезне әйтергә, теләгәнчә эшләргә курыкмагыз. Атна азагы ремонт эшләрен башлап җибәрү яки сәяхәткә чыгуны планлаштыру өчен уңайлы.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Бу атнада иҗади потенциалны үстерүгә бәйле бурычлар уңай хәл ителәчәк. Тыныч булыгыз: барысы да сез уйлаганча килеп чыгарга тиеш. Пәнҗешәмбе –  эшлекле элемтәләрне җайга салу өчен яхшы көн.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Көтелмәгән вакыйгалар агымы планнарыгызны бозарга мөмкин, хәер, алар күңелле булачак һәм бик канәгать калырсыз. Авыр сүз әйтеп якын кешегезне үпкәләтүдән сак булыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Эш буенча партнерлар белән мөнәсәбәтләрегезне стратегик яктан дөрес төзергә кирәк,  ул вакытта күп кенә проблемалар үзеннән-үзе хәл ителер. Ялларда эшләргә ризалашырга кирәкми. Яхшы итеп ял итәргә тырышыгыз.

 

ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев