Йолдызнамә 12 – 18 октябрь
Йолдызлар ни сөйли?
Кучкар (21.03 – 20.04) Сез катлаулы вазгыятьнең нәкъ үзәгендә булачаксыз. Мәсьәләләрне хәл итү өчен күп көч түгәсе булыр. Бу атнада йолдызлар физик активлыкны киметергә куша. Җәрәхәтләр алу ихтималы зур.
Үгезбозау (21.04 – 20.05) Сезгә бу көннәрдә планнарыгызны гамәлдән чыгарачак көтелмәгән һәм күңелсез хәбәрләр килеп ирешергә мөмкин. Үз-үзегезне тотышыгыз да бу арада бик үзгә, һәм бу мөһим сөйләшүгә яки килешүгә комачаулык итәчәк. Ялларда күңелле һәм гадәти булмаган вакыйгалар көтә.
Игезәкләр (21.05 – 21.06) Билгеле бер максатка ирешү өчен бу атнада шактый тырышырга туры киләчәк. Бүләкләр, күчтәнәчләр кабул итәргә әзер булыгыз. Өй мәшәкатьләренә дә игътибар бирер вакыт җиткән. Бәлки, ремонт эшенә тотынырсыз?
Кысла (22.06 – 22.07) Яңа белем, күнекмәләр алу өчен менә дигән атна! Файдаланып калыгыз. Ә менә сәяхәт итүләр турында онытып торырга туры килмәгәе. Әлегә вакыты уңай түгел.
Арыслан (23.07 – 23.08) Башкаларның сезгә ышанып сөйләгән серләрен читләргә таратып йөрисез икән ич! Бераз тәртипкә утырырга вакыт. Атна уртасында керем һәм чыгымнарыгызны анализлап алыгыз. Акча санаганны ярата.
Кыз (24.08 – 22.09) Йолдызлар дус-ишләр исемлегенең артуын фаразлый. Атна уртасында тырышырга туры килер. Шактый җитди мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Атна ахырында гаилә мәшәкатьләренә чумарсыз. Якын кешегезнең борчулары бар, сезгә ярдәм итәргә туры килмәгәе.
Үлчәү (23.09 – 23.10) Ниятләгән һәр эшегезгә шактый җиңеллек белән ирешәчәксез. Әлбәттә, иҗади якын килеп, бүтәннәрнең башына да килмәгән ысулларны куллансагыз гына! Ирешкән максатлардан соң, хәлсезлек сизәрсез. Бу исә – атна азагында үз сәламәтлегегезгә карата игътибарны арттыру кирәк дигән сүз.
Чаян (24.10 – 22.11) Атна уңышлы башланып китәчәк. Килеп туган борчу-мәшәкатьләрне дә җиңел генә хәл итәчәксез. Яңа танышулар вакыты! Аларның кайсыдыр мәхәббәткә барып җитәчәк әле. Шулай да артык ачылып китмәгез. Атнаның икенче яртысын үзегезгә багышлагыз.
Укчы (23.11 – 21.12) Бу атнада дус-ишләр белән акча, финанс хәлләре турында сөйләшмәвегезне сорый йолдызлар. Яңа максатлар билгели торган атна.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эш, эш һәм тагын бер кат эш! Әмма сез куркуны белмисез.
Иң авыр хезмәткә дә батыр йөрәк белән алынасыз. Эшегез бәяләнми калмас.
Сукояр (21.01 – 19.02) Елмаегыз! Сәбәбе бар: сезне бу атнада уңыш кулыгыздан диярлек тотып йөртәчәк. Эш мәсьәләсендә бераз кыюлык таләп ителер. Яңа танышулар көтелә.
Балык (20.02 – 20.03) Бу атнада үзегезне сынап, күрсәтеп калырга мөмкинлек туар. Атна уртасын эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен кулланыгыз. Вак-төяк танышулардан ерак торыгыз. Кәефегез яхшы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев