Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьләргә кирәкле газета

Укучыбыз фикере

Мамам Светлана – китапханәче. Газета алабыз. Китаплар да укыйбыз. Казанга, “Туганайлар” редакциясенә барып, мамага чыккан бүләкне (вафельница) алып кайттык. Спонсорларга, редакциягә бик зур рәхмәт.

“Туганайлар” килгән саен, газетаны карап чыгам. Апрель аенда Милена Новикова мама турында язган иде. Ул язманы укуы күңелле, рәхәт булды. Питрау бәйрәме турында да газетадан караштырдым.

 “Туганайлар”да русча  битләр булгач, бигрәк тә яхшы. Мәктәптә дә русча сөйләшәбез, дәресләр дә русча. Туган тел дәресләрендә татарча өйрәнгәч, миңа “Туганайлар”да туган телдә чыккан язмаларны да укырга җайлы.

“Белемнек” тә кирәк. Анда керәшенчә языла, шуңа ошый. Колбагышта авазларны катырак итеп сөйләшәләр. “Арулармысез”, “сөлге” кебек сүзләр дә бар. “Җе”ләштереп сөйләшүләре миңа ошый. Мамам Светлана – Субаш авылыныкы, аның теле йомшак, үз авылларындагыча. Мин дә шулай сөйләшәм.

Сеңлем Юлия икенче класста укый. Ул конкурста Г.Тукайның “Акбай” шигырен инглиз телендә сөйләде. Аны видеога төшереп, райондагы конкурска җибәрделәр. Хәзер чит тел кирәк,  рус теле дә. Керәшен икән, керәшенчә дә сөйләшә белергә тиеш.

Мәктәптә укыганда республикада татар телендә үтә торган әдәби марафонда катнашып, грамоталар алдым. Унбер классны Норсы авылы мәктәбендә тәмамладым. “ТИСБИ” колледжы” һөнәри белем бирү учреждениесенең Сабадагы филиалында укырга җыенам. Читтән торып укыячакмын. Сайлаган белгечлегем – хокук һәм социаль тәэминатны оештыру. Өченче  курста укуны КФУда  дәвам итәргә була. Хәзер парикмахерлык курсларына язылырга телим. Чәч ясарга, кеше бизәндерергә яратам.

“Туганайлар”ны олылар гына укымый, ул – яшьләр өчен дә кирәкле газета. Хәбәрләр, яңалыклар күбрәк язылсын иде.

 

Лилиана МАКАРОВА.

Теләче районының Ике Карабаян авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев