Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яктыкүллеләр сан алучы Марина эшеннән канәгать

15 октябрьдән Бөтероссия халык санын алу бара

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдән  14 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бу көннәрдә сан алучылар өчен кызу эш өсте.

Якты Күл авылы сан алучысы Марина Бутяева туган авылында көн саен диярлек 25 йортта була.

- Мин килгәндә өйдә булмаганнарга бераз вакыттан соң яңадан  киләм, - ди Марина.

Ул шул рәвешле эшен эзлекле итеп оешкан төстә алып бара. Җанисәп алынмыйча бер йорт та калырга тиеш түгел.

Марина Бутяева - җирле үзидарә башкарма комитетының әйдәп баручы белгече, сан алу  эшен ул төп эше белән бергә  алып бара. Ул үз авылының һәр кешесен биш бармагыдай белә.  Өстәвенә, замана технологияләре белән оста эш итә белә, халык белән җылы мөгамәләдә  эшли, зәңгәр жилеты да үзенә килешеп тора. Сан алу эше аңа бик ошый: олысы-кечесе белән аралаша, фикерләшә.

Сан алучыны өенә кертәсе килмәгәннәр  исә җанисәпне  Якты Күл җирлеге бинасында урнашкан стационар участокта  үтәргә мөмкиннәр.

- Халыкка без сан алуны РФ дәүләт хезмәтләре сайтында онлайн форматта да үтәргә мөмкин булуны аңлатабыз, - ди Марина.

Ул бу көннәрдә сан алуны Якты Күл җирлегенә караган Үтәшкин һәм Пустынка авылларында дәвам итәчәк. Ара ераклыгы да куркытмый сан алучыны.

Марина  интернет аша контролер Нурия Абзаловага көн саен эш ахырында хисап биреп бара.

 - Сан алучы Марина Бутяева  буенча миңа бернинди шикаять кергәне юк, ул җанисәп алу  эшен зур  җаваплылык тоеп башкаралар, - ди Нурия Абзалова.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев