Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа Усыда “Иң олы тәбикмәк” пешерүчене билгеләгәннәр

“Иң олы тәбикмәк” дип, Гөлсинә Пискунова пешергәне табылган

Мөслим районының Яңа Усы халкы Май чабуны авыл белән җыелып, күңел ачып бәйрәм иткән. Бу хакта безгә авыл җирлеге башлыгы Галина Романова хәбәр итте.

Авыл китапханәчесе Альбина Романова белән клуб җитәкчесе Миләүшә Филиппова оештырган бәйрәмдә беркем дә игътибардан читтә калмаган. Тәбикмәк пешерү конкурсында Римма Николаева, Наилә Демидова, Гөлсинә Пискунова, Әлфия Ермолаева катнашкан. “Иң олы  тәбикмәк” дип,  Гөлсинә Пискунова пешергәне табылган. Олылар ике командага бүленеп, аркан тартышканнар, чанада берсен-берсе тартып узышканнар, бер аякларына чаңгы киеп йөгерешкәннәр, бауга тезелгән сушкиларны санап ярышканнар. Бала-чагага бизәүле ат чанасында утырып йөрү ошаган. Керәшен көйләренә күмәк бию этно дискотекага әйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев