Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яңа сезонда - яңача

"Бәрмәнчек" коллективы, җәйге яллардан чыгып, кызу эшкә тотынды. "Раскачиваться" итәргә вакыт юк, хәзер көн-төн репетицияләр бара, репертуарны барлыйбыз, шомартабыз", - ди ансамбльнең директоры Артур Поляков.

Коллективның составы да шактый яңарган. Питрау көнне Президент фондыннан бүләк ителгән акчага концерт баяны сатып алып, яңа баянда уйнарга яңа баянчы егет кабул иткәннәр. Яңа җырчы егетләре, җырчы кызлары да бар икән. Кызлары - быел гына Казан дәүләт консерваториясен кызыл дипломга тәмамлап, керәшеннәр фольклоры буенча диплом яклаган яшь специалист Ләйсән Хафизова, Мәскәүдән Пятницкий исемендәге хордан Бакалы кызы Мария Карпованың "Бәрмәнчек"кә кайтуы да коллективка яңа бер төс бирер, дип көтәләр.

"Безнең коллективка килү хәзер престиж,- ди ансамбльнең художество җитәкчесе Эльмира Кашапова. - Безне беләләр, таныйлар, яраталар, специалистларны да конкурс нигезендз алабыз. Шуңа күрә коллективны киңәйтү, ставкаларны арттыру турында да уйларга урын бар".

Коллектив бүген керәшеннәр, нагайбаклар репертуары белән генә чикләнмичә, рус, татар сәнгать әсәрләреннән дә махсус программалар әзерли. "Геннадий Макаров белән берлектә Ульяновск мишәрләре фольклорын өйрәнәбез,- ди Эльмира Вафичевна. - Ул безнең оркестрларыбыз белән гөсләчеләр программасы да әзерли. Бу - яңалык. Бакалы керәшеннәр репертуарына да зур игътибар бирәбез. Ни өчен дигәндә, октябрь аенда Марина Карпованың якташларына - бакалы керәшеннәренә җыенабыз".

Сентябрь азагында коллектив Ульяновск, Димитровград шәһәрләренә җыена икән. Ноябрьдә Самара, соңрак - Чабаксар, Уфа планлаштырыла. "Бәрмәнчек" белән бергә гастрольләргә популяр җырчы Вадим Захаров та барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев