Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хәрбиләрнең әниләре: «Шундый авыр вакытта безгә терәк булганыгызга рәхмәт»

Күптән түгел Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы мәдәният йортында концерт узды. Кичәгә махсус хәрби операциядә катшучы егетләрнең әниләре дә чакырылган иде.

Бу концертта хәрбиләрнең әниләренә аеруча зур ихтирам белдерделәр. Алар да, үз чиратында, мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

«Минем улым да мобилизация буенча Ватан сагына китте. Без — әти-әниләр тизрәк дөньялар тынычлансын, бер әнинең дә, бер баланың да күз яше түгелмәсен иде, дигән теләктә. Без шундый авыр вакытта безгә терәк булган авылдашларыбызга, кичәне оештырган мәдәният хезмәткәрләренә, катнашучы артистларга, Баграж җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеевка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Улларыбызның тиз арада җиңү белән исән-сау кайтуларын көтеп калабыз», — дип сөйләде махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларның әти-әниләре исеменнән Клара Фролова.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев