Мәсәлән, өй алдына утыртылган балан йортка иминлек, гаиләгә исәнлек һәм байлык чакырып тора дип, юрала.
Бакчада үскән баланның файдалы яклары күп булуын барыбыз да беләбез инде.
«Баланның зур ботакларын сындырырга, кисәргә киңәш ителми. Куакны шулай җәрәхәтләү ул кешегә бәла-каза булып кайтырга мөмкин. Им-томчылар баланны юкка гына тылсымлы агач дип йөртмидер. Кайгы-хәсрәт килгәндә баланнан хәтта ярдәм дә сораганнар элгәрегеләр. Ямансу чакларда балан сабагын мендәр астына салып куярга, балан куагы янына килеп, кайрысын сыйпый-сыйпый, борчуларыңны уртаклашырга киңәш ителгән. Сабакларын сындырмыйча гына, аны кочаклап тору да борчуларны җиңеләйтә», — дип сөйләде Түбән Камада яшәүче Зоя Данилова.
Нет комментариев