Владимир авылында халык Качмануны бәйрәм итте - фото
Хәбәрләр

Владимир авылында халык Качмануны бәйрәм итте - фото

Мамадыш районы Владимир авылында бүген купельдә су аруландырылган. Халык изге су алган һәм суга чумылган

Суны Урманчы авылы чиркәве настоятеле отец Михаил аруландырган. Бу хакта Колышчы авылыннан Валентина Максимова хәбәр итте. 
"Чиркәү эчендә сулар 18 январь көнне аруландырыла, ә бүген священниклар иорданьнарга чыга", - дип искәртте ул. Колышчы авылында да бүген иртән чишмәдән су алганнар.
Игътибарыгызга Владимир авылыннан фотолар бирәбез. Халык су аруландырырга батюшканы көткәндә җыру әйткән. 


Нет комментариев