Виталий Агаповның яңа клипы күзләрне яшьләндерде - видео
Хәбәрләр

Виталий Агаповның яңа клипы күзләрне яшьләндерде - видео

Шушы көннәрдә Чаллы керәшен оешмасының җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның “Онытмагыз ялгыз әтиләрне” дигән җырына клипы дөнья күрде

Клип Виталий Васильевичның туган ягы – Зәй районының Сәвәләй авылында, кайбер күренешләре Чаллы шәһәрендә төшерелгән. Әниләр белән чагыштырганда, әтиләргә багышланган җырлар, шигырьләрнең саны аз. Үзенең җырында Виталий Агапов бик мөһим теманы күтәргән: балаларын төрле якларга очырып, тормыш иптәшләре гүр иясе булган, ялгыз калган аталарны игътибарсыз калдырмаска куша ул. Клипны караганда күзләргә яшь килә, эчтәлеге бик дулкынландыра. 

 


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Да ,все так прискорбно ...Никто никому не нужен в старости ..