Виталий Агаповка авылдашлары рәхмәт белдерә
Хәбәрләр

Виталий Агаповка авылдашлары рәхмәт белдерә

Зәй районы Сәвәләй авылыннан Ләйлә Сабаева редакциябезгә хат юллаган

Арулармысез, хөрмәтле газета. 1 июнь көнне безнен Сәвәләй авылы клубында искиткеч грандиоз тамаша булды. Авылыбызга концерт белән Татарстанның халык артисты, якташыбыз Виталий Агапов кайткан иде. Концерт хәтирәләргә һәм хис-кичерешләргә бик бай булды: җырлатты да, елатты да. Без, Сәвәләй халкы, авылыбыздан шундый легендар шәхес чыкканга бик нык горурланабыз, хөрмәт итәбез. Керәшен халкын бөтен дөньяга танытканы өчен, яраткан карендәшебезгә бик зур рәхмәт әйтәбез. 1 июнь Виталий Васильевичнын туган көне дә иде. Аны тагы бер кат гомер бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык, эшендә зур уңышлар, иҗат чишәсе беркайчан да саекмавын теләп калабыз. Тагын шулай матур очрашулар насыйп булсын. 

Ләйлә Сабаева,
Сәвәләй мәдәният йорты художество җитәкчесе

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев