Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Виртуоз операторыбыз ул безнең

Озак еллар полиграфия, матбугат тармагында эшләгән Александра Гаффанова “Зәй офыклары” газетасында әнә шул һөнәрнең барлык хассиятен белеп, тәмен тоеп башкаручылардан

“Зәй офыклары” газетасының тарихы тирәндә, аның 85 еллык үткәне бар. Чор елъязмасы булган газета – журналистлар, корректор, калыплаучы (версткалаучы), тулаем алганда, олы бер коллективның хезмәт җимеше. Көн сулышын тою, кызыклы мәгълүмат, актуаль тема, үтемле киңәш укучыга вакытында барып ирешсен, материаллар һәркемне җәлеп итсен өчен газетаны калыплаучыдан осталык, грамоталы булу, тырышлык сорала. Ул һөнәрнең үз хикмәте, үз таләпләре, үз нечкәлекләре хәттин ашкан. Озак еллар полиграфия, матбугат тармагында эшләгән Александра Гаффанова “Зәй офыклары” газетасында әнә шул һөнәрнең барлык хассиятен белеп, тәмен тоеп башкаручылардан.
Александра Яковлевна – Зәйдә махсус белемле бердәнбер полиграфист, дүрт дистә елдан артык гомерен газета эшенә багышлап, үз һөнәренең чын остасына әверелде. Тумышы белән Кабан-Бастрык авылыннан ул, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә үсеп, шәһәребезнең 2нче мәктәбен тәмамлап, Куйбышев полиграфия техникумында корректор белгечлеге буенча махсус урта белем ала. Хезмәт юлын исә район типографиясендә линотипчы буларак башлый. Биредә ике дистә ел эшләп, үз эшенең остасына әверелә. Полиграфия тармагында озак еллар намуслы хезмәт куйганы өчен берничә мәртәбә хакимият, китап сәүдәсе һәм полиграфия, нәшрият эше буенча РСФСР Дәүләт комитеты, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы үзәк комитеты Мактау грамоталары, күп мәртәбәләр китап сәүдәсе һәм полиграфия, нәшрият эше буенча ТАССР Дәүләт комитеты һәм ТР Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы советы карары белән “Һөнәре буенча иң яхшы” исеменә лаек була.
Аннан ул хезмәтен мөстәкыйль чыгып килүче “Зәй офыклары” газетасында электрон исәпләү машинасы операторы буларак дәвам итә. Заман техникасын иярләүгә тиз өйрәнә ул, рус мәктәбен тәмамласа да, татарча материалларны төзәтмәләр кертеп, тиешле тыныш билгеләре белән оста итеп җыя. Кыскасы, татар газетасында да ул үзен югары класслы белгеч итеп таныта. Александра Гаффанова полиграфистларның республика бәйгеләрендә катнашып, Татарстан Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы Мактау грамоталары алды. Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгының линотипта һәм компьютерда җыючылар арасында оештырган бәйгедә (1998 ел) II урын алып, кыйммәтле бүләккә ия булды.

Александра Яковлевна газета калыплау эшен виртуозлардай башкарып, үз эшенең остасына, алыштыргысыз белгечкә әйләнде. Кирәк чакта “Новый Зай” газетасын да “буксирга” ала әле ул.
-Үз эш тәҗрибәсен яшьләр белән теләп уртаклаша ул, операторыбыз Марина Янкина аның белән еш киңәш-табыш итә, - ди “Новый Зай” газетасы баш редакторы Роза Илалетдинова.
Александра Гаффанованың коллективта абруе зур, хезмәттәшләре фикеренә игътибарлы, ышанычлы хезмәттәш, тугры дус, гаиләдә яраткан тормыш иптәше ул. Яшлегем кире кайтса, янә әлеге һөнәрне сайлар идем, ди хезмәттәшебез. Ире белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр, хәзер оныклар үстерешәләр.
-Уңган-булган ул, аның үстергән гөлләр-ганҗәләре сокланып туйгысыз. Эш бүлмәсендәге гөлләре кышын да шау чәчәктә. Сабыр, тыйнак, күп сөйләшмәс, оптимисит рухтагы, көчле шәхес, башкаларга ярдәмгә әзер торучы хезмәттәшебез ул безнең, - ди корректор Клара Ермолаева, аның турында җылы итеп сөйләп.


Зәй офыклары

 

“Зәй офыклары” газетасының тарихы тирәндә, аның 85 еллык үткәне бар. Чор елъязмасы булган газета – журналистлар, корректор, калыплаучы (версткалаучы), тулаем алганда, олы бер коллективның хезмәт җимеше. Көн сулышын тою, кызыклы мәгълүмат, актуаль тема, үтемле киңәш укучыга вакытында барып ирешсен, материаллар һәркемне җәлеп итсен өчен газетаны калыплаучыдан осталык, грамоталы булу, тырышлык сорала. Ул һөнәрнең үз хикмәте, үз таләпләре, үз нечкәлекләре хәттин ашкан. Озак еллар полиграфия, матбугат тармагында эшләгән Александра Гаффанова “Зәй офыклары” газетасында әнә шул һөнәрнең барлык хассиятен белеп, тәмен тоеп башкаручылардан.
Александра Яковлевна – Зәйдә махсус белемле бердәнбер полиграфист,
дүрт дистә елдан артык гомерен газета эшенә багышлап, үз һөнәренең чын остасына әверелде. Тумышы белән Кабан-Бастрык авылыннан ул, Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә үсеп, шәһәребезнең 2нче мәктәбен тәмамлап, Куйбышев полиграфия техникумында корректор белгечлеге буенча махсус урта белем ала. Хезмәт юлын исә район типографиясендә линотипчы буларак башлый. Биредә ике дистә ел эшләп, үз эшенең остасына әверелә. Полиграфия тармагында озак еллар намуслы хезмәт куйганы өчен берничә мәртәбә хакимият, китап сәүдәсе һәм полиграфия, нәшрият эше буенча РСФСР Дәүләт комитеты, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы үзәк комитеты Мактау грамоталары, күп мәртәбәләр китап сәүдәсе һәм полиграфия, нәшрият эше буенча ТАССР Дәүләт комитеты һәм ТР Мәгълүмат һәм матбугат министрлыгы, мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы советы карары белән “Һөнәре буенча иң яхшы” исеменә лаек була.
Аннан ул хезмәтен мөстәкыйль чыгып килүче “Зәй офыклары” газетасында электрон исәпләү машинасы операторы буларак дәвам итә. Заман техникасын иярләүгә тиз өйрәнә ул, рус мәктәбен тәмамласа да, татарча материалларны төзәтмәләр кертеп, тиешле тыныш билгеләре белән оста итеп җыя. Кыскасы, татар газетасында да ул үзен югары класслы белгеч итеп таныта. Александра Гаффанова полиграфистларның республика бәйгеләрендә катнашып, Татарстан Республикасы Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы Мактау грамоталары алды. Матбугат һәм мәгълүмат министрлыгының линотипта һәм компьютерда җыючылар арасында оештырган бәйгедә (1998 ел) II урын алып, кыйммәтле бүләккә ия булды.

Александра Яковлевна газета калыплау эшен виртуозлардай башкарып, үз эшенең остасына, алыштыргысыз белгечкә әйләнде. Кирәк чакта “Новый Зай” газетасын да “буксирга” ала әле ул.
-Үз эш тәҗрибәсен яшьләр белән теләп уртаклаша ул, операторыбыз Марина Янкина аның белән еш киңәш-табыш итә, - ди “Новый Зай” газетасы баш редакторы Роза Илалетдинова.
Александра Гаффанованың коллективта абруе зур, хезмәттәшләре фикеренә игътибарлы, ышанычлы хезмәттәш, тугры дус, гаиләдә яраткан тормыш иптәше ул. Яшлегем кире кайтса, янә әлеге һөнәрне сайлар идем, ди хезмәттәшебез. Ире белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр, хәзер оныклар үстерешәләр.
-Уңган-булган ул, аның үстергән гөлләр-ганҗәләре сокланып туйгысыз. Эш бүлмәсендәге гөлләре кышын да шау чәчәктә. Сабыр, тыйнак, күп сөйләшмәс, оптимисит рухтагы, көчле шәхес, башкаларга ярдәмгә әзер торучы хезмәттәшебез ул безнең, - ди корректор Клара Ермолаева, аның турында җылы итеп сөйләп.

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/virtuoz-operatorybyz-ul-bezne

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев