Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Винера Ганиева турында: “Соңгы бер ел эчендә сез бик үзгәрдегез, яшәрдегез”

Җырчының социаль челтәрдәге сәхифәсенә кереп карасагыз, үзегезне гаҗәеп әкият дөньясына эләккәндәй хис итәрсез.

Винера ханымның бакчасындагы матурлыкны сүз белән генә әйтеп бетереп булмый, күрергә кирәк, фотолардан булса да...

Җырчы виртуаль дусларына хәерле имин көннәр теләп, бакчасының берәр почмагын фотога төшереп, көн дә социаль челтәргә куя. Андагы чәчәкләр күз явын алырлык, җәннәт инде менә.

«Искиткеч матурлык!», «Сезнең бөтен чәчәкләрегез дә искиткеч», «Бакчаны болай тоту өчен уңганлык кирәк», «Бик яратып, кадерләп үстергәнегез күренеп тора», – дип сокланганнар җырчының виртуаль дуслары да.

«Үзе уңган, үзе булган,

Әхәт кызы Винера.

Чәчәкләре, күз тимәсен,

Шаулап үсеп утыра,» – дип шигырь юллары да язып куйган берәү.

Винера ханым үзе дә чәчкәләреннән бер дә ким түгел. Соңгы куйган фотоларына карата да җылы эчтәлектәге комментарийлар бик күп язганнар, әнә.

“Бер артист та болай матур, зәвыкле итеп киенә белми. Үзе дә матур, киемнәре дә килешле”, “Сокланам мин сезгә”, “Шәп күренәсез”, “Соңгы бер ел эчендә сез бик үзгәрдегез, яшәрдегез”, “Дөрес, чибәр, ягымлы, талантлы, бик уңган хатын-кыз ул”, – дигәннәр.

Винера Ганиева: “Камил вафат булгач, могҗизалы әйберләр шактый булды…”

Винера Ганиева: “Әле һаман да Камилне көтеп йөрим”

Венера Ганиева ире белән клип элгән: «”Җылый-җылый карыйм бу видеоны”

“Күз яшьләрсез карап та булмый” - Венера Ганиева ире каберенә барган. Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев