Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вячеслав Краснов гомеренең 44 елын заводка багышлаган

Зәй районының Кабан-Бастрык авылы егете Вячеслав Алексеевич турында да аерым язып үтми мөмкин түгел.

Вячеслав Краснов тәгәрмәчләр җитештерү заводына мәктәпне тәмамлагач ук 1980 елда килеп урнаша. Башта фрезеровщик өйрәнчеге буларак эшне башлый. Ә аннан соң фрезеровщик һөнәрен үзләштерә. Өч ел хәрби хезмәттә моряк булганнан соң да кабат туган төбәгенә кайткач, туп-туры эшкә заводка килә.

Кабан-Бастрык авылы егете тәгәрмәчләр җитештерү заводында күп төрле хезмәт вазифаларын башкарырга өлгерә. Ул 2нче механик цехта көйләүче (наладчик) булып та эшли. Завод өчен, хезмәткәрләр өчен төрле социаль биналар, торак кирәк булгач, аларны Чаллыга төзүчеләр әзерләү курсларына җибәрәләр, шул рәвешле Вячеслав 12 ел заводның төзүчеләр бригадасында да эшли, ә хәзер исә слесарь-сантехник вазифасын башкара.

Красновлар заводта гаилә династиясен тәшкил итә. Аның тормыш иптәше Любовь Макаровна да шушында утыз елдан артык оператор булып эшләгән, төзелеш бригадасында буяучы булган, хәзер лаеклы ялга чыккан. Аларның кызлары Надежда Ишмөхәммәтова да әти-әнисе хезмәтен дәвам итә, диспетчер булып эшли.

«Мин үткән хезмәт юлымнан канәгать. Яңадан һөнәр сайлау алдында торсам да шушында килер идем. Минем өчен завод ул бер тормыш. Аның алга таба да үсештә булуын, гөрләп эшләвен телим. Яшьләргә ныклы хезмәт урыны булсын, алар, зәйлеләр — машина төзүчеләр, дигән исемне югары тотсыннар», — ди Вячеслав Краснов.

Заинск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев