Юбилярны Менделеевск районы башкарма коммитеты, ветераннар Советы һәм ветеран озак еллар эшләгән химзавод вәкилләре котлаган
Менделеевск районында гомер итүче карендәшебез шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Тумышы белән Варвара Волкова Монай авылыннан. Сугыш елларында авыл кырларында, фермада фидакарь хезмәт куя. Шул елларда аларның өйләре яна. Бу фиҗигадән соң гаилә шәһәргә күченеп китә. Варвара кияүгә чыга, балалары туа, уңышлары белән шатландыручы өч оныгы, ике оныкчыгы бар икән.
Варвара Марковнаның 90 яшьлек юбилеенда Менделеевск районы башкарма коммитеты, ветераннар Советы һәм ветеран озак еллар эшләгән химзавод вәкилләре булган. Бу турыда "Менделеевск яңалыклары" хәбәр итә.
Фото: Рәхилә Мирзаянова
Нет комментариев