Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валерия Васильева Халыклар дуслыгы фестивалендә керәшен культурасын күрсәткән

Түбән Каманың 33нче мәктәбендә Халыклар дуслыгы фестивале узган.

33нче мәктәптә уздырылган бу фестивальдә «Җиз кыңгырау» ансамбле солисты Валерия Васильева тамашачыга керәшен культурасын күрсәткән. Керәшен хатын-кызлар милли күлмәге, үзебезнең аш-су турында сөйләгән, керәшен биюе буенча мастер-класс та күрсәткән. Залда утыручыларны бал һәм табикмәк белән дә сыйлаган.

Чыгышы ахырында Валерия үз чыгышында керәшен җыруын башкарган. Ул җыруны Наилә Әлмиева Түбән Кама төбәгендә экспедициядә йөргән чагында яздыртып алган булган. Ә Валерия ул җыруны үзләренең «Җиз кыңгырау» ансамбле солистлары белән бергәләп өйрәнгән.

Залдагылар да, жюри да бу җыруны яратып тыңлаганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев