Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Валерий Манкушев “Туганайлар”га үзенең китабын бүләк итте

Редакциягә Яр Чаллы шәһәреннән үзешчән композитор, җырчы Валерий Манкушев кунакка килде.

Валерий Манкушев редакциягә үзенең “Нократ дулкыннарында” китабын бүләк итте.

“Нократ дулкыннарында” аның көйләрен үзе язган җырлары урын алган. Шулай ук, Валерий, каләм тибрәтеп, поэзиядә дә үз көчен сынап карый. Аның иҗат җимешләренә китапта шактый урын бирелгән.

Чыгышы белән Мамадыш районының Колышчы авылыннан булган бу керәшен егете, автор-башкаручы буларак, республика күләмендә уздырылган күп кенә җыр конкурслары дипломанты. Үзенең аудиодисклары да бар. Ул Яр Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йорты карамагындагы халык театры спектакльләрендә дә рольләр уйнаган. “Яр Чаллы – син зур калам” җырына төшерелгән клибы бу шәһәр халкы күңелен яулаган.

“Туганайлар” газетасы белән дә хезмәттәшлек итә – гасыр җөзен билгели торган тарихи фотолар юллый, алар газетабыз битләрендә һәм сайтта еш күренә.

Валерий үзенең шатылыгы белән дә уртаклашты: аның улы Игорь быел Казан федераль университетына укырга кергән. Университетның физика институты студенты Игорь Манкушев мәгълүмати иминлек юнәлешендә белем алачак. Чаллы мәктәпләренең берсенә 7нче класска барган төпчек улы Саша да, үз дәдәе шикелле үк, “5”ле билгеләренә генә укый икән.

(Валерий Манкушев улы белән В.И.Ленин 1887 елда утырып укыган парта арасында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев