Валентина Иванова: “Укучыларның эшләре күргәзмәгә куярлык булды”
Хәбәрләр

Валентина Иванова: “Укучыларның эшләре күргәзмәгә куярлык булды”

Кайбыч районының үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Диво дивное руки творят» дигән мастер-класс уздырдылар

Китапханәчеләр катнашучыларга папье-маше техникасы серләрен аңлаттылар.
“Без бу мастер-классны "Пушкинская карта программасы” белән үткәрдек. Курчаклары "папье-маше" техникасы буенча ясаттык. Эшләү бик тә кызыклы, мавыктыргыч булды. Күп укучыларыбызның эшләре күргәзмәгә куярлык. Алар чын күңелдән шатланып ясадылар ул фигураларны. Эш тәмамлангач, ясаган фигураларыбызны бизәдек тә”, – диде Валентина Иванова.


Нет комментариев