Вакцина ясату тәртибе
Хәбәрләр

Вакцина ясату тәртибе

Илебездә ковидка каршы прививка ясатуның яңа тәртибе расланды.

Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан коронавируска каршы прививка ясатуның вакытлы методик тәкъдимнәре басылып чыкты.

  1. 12-17 яшьлек балалаларга “Спутник М” (Гам-КОВИД-вак М) вакцинасы ясау каралган, аларга ревакцинация ясатырга кирәкми.
  2. Олы кешеләргә – антитәнчек күләменә бәйсез рәвештә – прививканың икенче компонентын ясатуга 6 ай үткәч ревакцинация ясала.
  3. “Спутник Лайт” препаратына тиң булганлыктан, “Спутник V”ның бер компонентын аерым гына кулланырга да рөхсәт ителә.
  4. "Спутник Лайт” препаратыннан соң, 2 компонент (аерым) ревакцинация үткәрергә ярый.
  5. Ә инде коллектив иммунитет булсын өчен, елга бер мәртәбә ревакцинация үткәрү күздә тотыла.

Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Чыганак

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

вакцинация covid-19

Нет комментариев