Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Шрыков Дубай шейхының тәрҗемәчесе булып эшли?

ТНВ каналындагы Яңа ел тамашасында юмор остасы, КВНчы әнә шундый образда чыгыш ясаган.

Вадим Шрыковны күпләрегез талантлы тел остасы һәм юморист буларак та белә. Ул татар эстрадасының танылган артисты, пародисты Данир Сабиров белән тамашалар да куеп йөри икән. 

ТНВ телеканалында Яңа ел төнендә узган концертта алар бергә чыгыш ясаганнар. Данир Сабиров – гарәп шәйхы образында, ә Вадим аның тәрҗемәчесе булып. Татар-информ мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе аларның чыгышларын яздырып алган. 

Юмор остасы, гарәп акценты белән сөйләшкән булып кыланып, танылган артистларның исемнәрен атый. «Тәрҗемәче» бу сүзләрнең нәрсә аңлатканын «тәрҗемә итә».

«Шәйх» Зәйнәб – Зөфәр, Уразова – Хәкимов, Зөлфия – Җәвит дигәне – «озак еллар яратышып яшәгез», Тямай –Элвин Грей дигәне «талашмагыз», «Нәгыймова – Кираметдинов» дигәне «аерылмагыз» дигәнне аңлата булып чыга. «Танеко, Татнефть» дигәннәре «бай яшәгез» икән. 

«Сарымсак» – «чирләмәгез», «Вадим Захаров» – «таза булыгыз», «Винарис» – «әмма тазармагыз», «Рифат Зарипов» – «фигурагызны саклагыз». 

Казан белән Дубайның охшаш ягы нәрсәдә, дип шаярта юмор осталары. Аннары нәтиҗә ясыйлар – икесе дә бай шәһәрләр, икесендә дә кар чистартасы юк.

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев