Вадим Шрыков һәм Дмитрий Баранов яңа юмор-шоуда катнашты
Хәбәрләр

Вадим Шрыков һәм Дмитрий Баранов яңа юмор-шоуда катнашты

26 июльдә, юморга кагылышлы, "Шалт, Мөхәммәтҗан" дигән яңа проект съемкалары узды.

Проектны "Әйдә ШаяРТ" Татар лигасының оештыручылары тәкъдим итте. 

"Шалт, Мөхәммәтҗан" - телевизион форматтагы татар юморы ярышы. Тапшыруның катнашучылары стендап, миниатюра, җырлар, импровизация этапларында көч сынаша. Юмор осталарына жюри - артистлар, спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре бәя бирә. Иң яхшы комик дип, табылганы 10 000 сум белән бүләкләнә.

Проектның сайлап алу кастингына теләгән һәркем килә ала.

Бу проектның ике чыгарылыш съемкасында безнең керәшен җегетләре - Вадим Шрыков белән Дмитрий Баранов та катнашты. Алар "Майлы" исеме астында чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, былтыр җегетләр керәшеннәр җыелма командасы составында “Әйдә, ШаяРТ” татар КВН лигасының Чемпионнары булды.

- Безнең чыгыш иң яхшы чыгышларның берсе булды. Беренче өлештә әзерләнгән миниатюраны күрсәтәсең, ә тамашаның калган өлеше импровизациягә нигезләнә. Шуңа бу, үзенә күрә, лоторея. Импровизация өлеше бераз авыррак барды. Ә болай съемкалар позитив һәм уңайлы узды, - дип бүлеште Дима Баранов.

"Майлы" дуэтының чыгышын карап китәргә тәкъдим итәбез - сылтама.

 


Нет комментариев