Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзәбиемә бабасыннан калган иман кенәгәләре

Мирас... Күпме гасырны узып, буыннарны тоташтырган һәм дә берләштергән кечкенә генә бер әйбер булып килә күз алдына.

Буыннар мирасын саклау,
һәммәбезгә уртак бурыч.
Ышанычлы кулда булса,
Яши ала һәркем тыныч.

Бездә дә бар андый нәрсәләр. Иң лаеклы мирас – ул үзәбигә бабасыннан калган иман кенәгәләре.

Бик кадерләп саклый иде ул аларны. Кулына алган саен бабасын искә төшерә иде. Хәзер генә башта сораулар туа: "Ә ни өчен бабасы укыган?", "Ә әбисе нишләгән?", "Бәлки элек ир-атлар динирәк булгандыр?", "Ә ни өчен хәзер алай түгел?" һ.б. 

Әлеге китапларның таушалганлыгына элек игътибар итмәгән булсам, хәзер аңлыйм, аларның ни дәрәҗәдә ышану һәм өмет белән тулганлыгына. Хәзер бит китаплар күп, торалар шунда өр-яңа килеш. Ә ул заманда бер китап һәм ул укылган да укылган...

"Керәшенчә марафон-2023" катнашучысы Надежда Токранова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев