Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Үз илемдә - үз көем» конкурсының фаворитлары - Пузыревлар семьясы - видео

29 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге филармония концертлар залында «Тәртип» радиосы оештырган «Үз илемдә - үз көем» конкурсына йомгак ясалды.

5 сентябрьдә башланып киткән әлеге конкурсның төп шарты буенча катнашучылар бер гаилә членнары яки туганнар булырга тиеш иде. Аларга сирәк яңгыраучы яки онытылып баручы җырны музыка уен коралларына кушылып җырларга яки җырны акапелла башкарырга дигән таләп куелды. Җырны башкаруга иҗади килү шулай ук игътибарга алынды. 
Конкурста карендәшләребез - тамырлары белән Питрәч районының Янсуар авылыннан булган Лидия һәм Валерий Пузыревлар да катнашты. Алар конкурска үзләренең өйләрендә "Балтырган" җыруын башкарып, видеоязма юллаганнар. Әлеге видеоны оештыручы группасында 3000гә якын кеше караган. Йомгаклау концертында Пузыревлар "Балтырган" җыруын зур сәхнәдән башкарды һәм "Тәртип" радиосының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев